«Китап сөючеләр илендә»: әдәби сәгать (6+)

30 сентябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә беренче сыйныфлылар өчен «Китап сөючеләр илендә» дигән әдәби сәгать үтте.

Балалар кеше тормышында китапның роле, аңа карата сакчыл мөнәсәбәт һәм балачактан укырга омтылуның никадәр мөһим икәне турында белде. Алга таба Н. Носов, Э. Успенский, А. Барто, С. Маршакларның күңелле һәм яхшы кәеф тудыручы кызык әсәрләре белән таныштылар. Балалар китап турында мәкальләрне искә төшерде, тематик табышмакларны чиште, «Әкияттә кунакта», «Хаталарны төзәт», «Телеграммалар», «Югалган әйберләр» дигән мавыктыргыч бәйгеләрдә катнашты.
Укучылар үзләрен уеннарда сынап карады, барлык биремнәрне җиңеп чыктылар һәм игътибарлы укучылар булуларын исбатлады. Чара азагында үзләренең яраткан әкиятләре һәм әкият геройлары турында сөйләделәр. 

Поделиться: